«Без-үз ил гражданнары!»

2019 елның 11 июле, пәнҗешәмбе
“Бердәм Россия көне" кысаларында, Р. Ш. Фәрдиев исемендәге паркта «Без-үз ил гражданнары!"- нәкъ менә шундый исем астында танып-белү викторинасы үтте. Викторинаны башлар алдыннан музей хезмәткәрләре балаларга Россиянең үз территориясе, үз дәүләт теле, үз законнары, бөтен халык тарафыннан сайланган Президенты, Россиянең дәүләт символлары һәм традицияләре булуы турында сөйләделәр. Викторина барышында балалар «Татарстан» һәм «Ак Барс» командаларына бүленде, аларга 7 бирем бирелде. Балалар сорауларга актив җавап бирделәр һәм һәр дөрес башкарылган бирем өчен командага баллар алдылар. Шулай итеп, ике команда да биремнәрне уңышлы үтәделәр. Чара ахырында балаларга бүләкләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International