Капиталь ремонт объектларында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча күчмә киңәшмә булды

2019 елның 11 июле, пәнҗешәмбе
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Н.А. Нифатов катнашында капиталь ремонт объектларында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча күчмә киңәшмә үтте. Анда хезмәтне саклау буенча Координация советы рәисе, торак милекчеләр ширкәте һәм подрядчы оешма вәкилләре, районның төзелеш һәм ТКХ бүлегенең җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Йортларны яңарту эше артыннан ныклы контроль алып барыла. Киңәшмә барышында хезмәт шартлары иминлеге, хезмәткәрләрне махсус кием һәм махсус аяк киеме һәм башка шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү мәсьәләләре каралды. Нәтиҗәдә эш билгеләнгән график нигезендә алып барылганлыгы ачыкланды, тәртип бозулар ачыкланмады. Барлык хезмәткәрләр дә шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән. Объектта хезмәтне саклау буенча журналлар һәм рөхсәт документлары бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International