Зәйдә административ комиссиянең чираттагы утырышы узды

2019 елның 11 июле, пәнҗешәмбе
11 июль көнне район Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов рәислегендә административ комиссиянең чираттагы утырышы булып узды. Барлыгы 42 административ беркетмә, шулардан «Җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләрен, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу» буенча 26 материал, «Яшелләндерелгән территорияләрдә, балалар һәм спорт мәйданчыкларында, хайваннарны йөртү мәйданчыкларында, шулай ук йорт яны территориясендә урнашкан хуҗалык мәйданчыкларында транспорт чараларын урнаштыру» буенча 16 материал каралган. Административ җаваплылыкка 42 физик зат тартылган. Хокук бозуларның төп өлешен йорт яны территориясендә үләнне вакытында юк итмәү, яшелләндерелгән территорияләрдә транспорт чараларын кую, шулай ук билгеләнмәгән урыннарда көнкүреш чүп-чарын ташлау фактлары тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International