Үзәк китапханәдә "Мәхәббәт белән җылытылган учак" дигән бәйрәм программасы үткәрелде

2019 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

10 июль көнне С. Рафыйков исемендәге Үзәк китапханәдә «Нык гаилә» федераль партия проекты кысаларында "Мәхәббәт белән җылытылган учак" дигән бәйрәм программасы үткәрелде. Чара Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган. Бу көнне күп еллар бергә гомер иткән гаиләләр, шулай ук озын һәм бәхетле тормыш юлы үтәргә тиешле яшь гаиләләр, гаилә, мәхәббәт һәм бәхетне гәүдәләндерде. Тантаналы шартларда Мендельсон маршы астында бәйрәм тамашачылары гаилә стажы 14, 25, 39, 40 ел тәшкил иткән парларны каршы алдылар. Гаилә парларына балалар кулыннан бәйрәм символы булган ромашка чәчәкләре тапшырылды. Биредә катнашучылар һәр гаиләнең танышу тарихы, гаилә парының тормышы ничек барлыкка килүе, көнкүреш үзенчәлекләре турында сөйләделәр, сорауларга кызыклы җаваплар да таптылар. Алар үзләренең үрнәкләрендә никахларының никадәр нык булуын күрсәттеләр. Кичә җылы дустанә атмосферада үтте, музыкаль котлаулар яңгырады, кызыклы викториналар үткәрелде, күңелле конкурслар оештырылды. Кунакларны җылы сүзләр белән Үзәк китапханә директоры С. М. Батршина сәламләде. «Бердәм Россия» партиясенең Зәй җирле бүлекчәсе башкарма сәркатибе вазыйфаларын башкаручы Ф. Ф. Әхмәтвәлиева бәйрәмдә катнашкан гаиләләргә истәлекле бүләкләр тапшырды. ГХАТ бүлегенең баш белгече Г. А. Гыйззәтуллина юбилярларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International