Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
“Хезмәт җитештерүчәнлеге үсешен тәэмин итү өчен мәшгульлеккә ярдәм итү һәм хезмәт базары нәтиҗәлелеген арттыру” федераль проекты
2019 елның 11 июле, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм итү” илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән хезмәттәшлек турында килешү төзегән һәм илкүләм проектының Татарстан Республикасындагы составына кергән эш бирүчеләргә үз хезмәткәрләрен федераль һәм Татарстан Республикасы бюджетлары хисабына укыту мөмкинлекләре турында хәбәр итә. Укыту Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм ведомствоның Татарстан Республикасы шәһәр һәм районнарындагыхалык мәшгульлеге үзәкләре тарафыннан илкүләм проекты составына кергән “Хезмәт җитештерүчәнлеге үсешен тәэмин итү өченмәшгульлеккә ярдәм итү һәм хезмәт базары нәтиҗәлелеген арттыру” федераль проекты кысаларында оештырыла. Хезмәткәрләрен укытуны оештыру өчен эш бирүчегә бюджет акчалары хисабына субсидия бирелә. Эш бирүче үз хезмәткәрләрен укытуны субсидия акчалары хисабына мөстәкыйль рәвештә оештыра. Субсидия эш бирүченең персоналны укытуга киткән чыгымнарын финанс яктан тәэмин итү (тулы күлмдә аванслау) өчен бирелә. Бу, үз чиратында, эш бирүчегә шәхси акчаларын укытуга түләүгә тотмаска мөмкинлек бирә. Субсидия алу өчен эш бирүчегә эшчәнлек алып барган җирлектәгешәһәр (район) халык мәшгульлеге үзәгенә Министрлыкның 13.05.2019 датасыннан 366 нчы номерлы боерыгы белән расланган форма буенча тутырылган заявка белән мөрәҗәгать итәргә кирәк (форма беркетелгән). Юридик затларга предприятие хезмәткәрләрен укыту, квалификациясен арттыру өчен субсидия бирү тәртибе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “ТРда 2019 елда “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм итү” илкүләм проектының “Хезмәт җитештерүчәнлеге үсешен тәэмин итү өченмәшгульлеккә ярдәм итү һәм хезмәт базары нәтиҗәлелеген арттыру” федераль проекты кысаларында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру максатыннан предприятие хезмәткәрләрен алдан һөнәри укыту һәм өстәмә һөнәри белем бирү буенча чараларны гамәлгә ашыру буенча чаралартурындагы”30.04.2019 датасыннан 364 нче номерлы карары белән билгеләнгән. Сезне Илкүләм проектының предприятие хезмәткәрләрен укыту буенча чараларында катнашырга чакырабыз. Элемтә өчен телефоннар: ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы: (843)557-20-90, (843)557-21-90 (һөнәри укыту һәм һөнәри юнәлеш бүлеге) Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәге: (85558) 7-15-43.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
апрель, 2026 ел
"Китап-беренче биттән башланып, укучы белән мәңгегә кала торган тылсым ул"
7 апрель көнне китапханә хезмәткәрләре 2нче мәктәпнең 7нче сыйныф укучылары өчен «Балалар китабы атналыгы»на багышланган чара үткәрделәр. Уку залы китап битләре кыштырдавы һәм шатлыклы авазлардан яңгырап торды. Укучылар бәйрәм тарихы белән таныштылар: алар күп еллар элек бу күркәм традициянең тууын белделәр, ул безгә балачакны китапсыз күз алдына да китереп булмауны искәртеп тора.
«Шатлык» үзәге хезмәткәрләре «Тормышка 10 000 адым» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар
2026 елның 6 апреленнән 12 апреленә кадәр Татарстан Республикасында уза торган сәламәт яшәү рәвешен үстерү атналыгы кысаларында «Шатлык» үзәге хезмәткәрләре «Тормышка 10 000 адым» Бөтенроссия акциясендә актив катнаштылар. Чара 7 апрельдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган иде.
7
апрель, 2026 ел
Зәйдә булачак әниләр өчен бәйрәм узды
Зәй үзәк район хастаханәсендә бүген үзенчәлекле атмосфера хөкем сөрде-биредә булачак әниләр өчен Бөтенроссия йөкле хатыннар көненә багышланган бәйрәм узды. Бу чара гадәттәгечә, Зәй районы башкарма комитеты белән берлектә оештырылды, гадәти көн якты һәм җылы вакыйгага әйләнде.
Чүп түгел - икенчел чимал! Беренчеләр ничек 5 сыйныф укучыларын планетаны сакларга өйрәтә
6 мәктәптә балалар күңелендә бик озакка истә калачак экология дәресе үтте! 5 нче сыйныф укучылары, Беренчеләр хәрәкәтендә катнашучылар, тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесе Рудакова Е.В. белән бергә «Чүп-чарны аерым җыю» темасына дәрес үткәрделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз