Район башлыгы Р.Г.Кәримов Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлегенең оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча киңәшмәсендә катнашты

2019 елның 10 июле, чәршәмбе
Бүген Зәйдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлегенең 2019 елның 6 аенда оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм алдагы чорга бурычлар буенча киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә район башлыгы Р.Г. Кәримов, шәһәр прокуроры Р.Р.Кәримов, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының УОД УУП һәм ПДН башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы полиция подполковнигы А.В. Павлов, бүлекнең җитәкче һәм шәхси составы катнашты. Төп доклад белән эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары, полиция башлыгы Алексей Симцов чыгыш ясады, ул 2019 елның беренче яртыеллыгында тулаем оператив-хезмәт бурычларының планлаштырылган күләме үтәлгән, хокук тәртибен һәм иҗтимагый иминлекне тәэмин итү, гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча шактый эш башкарылган, дип билгеләп үтте. Алга куелган бурычларны төгәл үтәүдә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы, Зәй муниципаль районы башлыгы, хокук саклау структуралары һәм җәмәгать тәртибен саклауда катнашучы җәмәгатьчелек ягыннан күрсәтелә торган ярдәм дә булышты. Уңай динамиканы дәвам итү 2019 елда да төп бурыч булып тора. Йомгаклау киңәшмәсе бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. 2019 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча,күп кенә хезмәткәрләр үзләренең хезмәт бурычларын үрнәк итеп башкарулары, һөнәри осталыклары һәм оператив-хезмәт эшчәнлегендәге югары күрсәткечләре өчен, Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасына лаек булдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International