ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бу көннәрдә Зәйнең “Йолдызлык” муниципаль балалар ял лагеренда студент отрядлары мәктәбенең укулары үтте.
Республика авыл хуҗалыгы оешмаларына туңга сөрүне тәүлек буе режимында оештырырга икрәк. Бу хакта шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Марат Җәббаров сөйләде.

23
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе
Кичә хакимиятнең зур залында башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов рәислегендә районда гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиянең утырышы узды. Анда гадәттән тыш хәлләр комиссиясе, янгын куркынычсызлыгы сагы әгъзалары, авыл җирлекләре башлыклары, шәһәр-районның оешма, учреждение вәкилләре катнашты.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республикада бик үк уңай булмаган һава торышы турында кисәтә, 24 һәм 25 сентябрьдә төнлә һәм иртән юлларның кайбер өлешләрен боз капларга мөмкин, аязучан болытлы һава күзәтеләчәк, вакыты белән яңгыр, кар катыш яңгыр, кар явуы көтелә, җил төньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр тизлектә, төнлә температура - +2, -2, көндез +3, +8 градус.
Бүген Казанда һәм Чаллыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Азык-төлек товарларын республиканың муниципаль районнарыннан авыл хуҗалыгы җитешгтерүчеләре, шулай ук АПК предприятиеләре алып килде. Мәйданчыкларда шулай ук авыл кешеләренә дә, шәһәр кешеләренә ошый торган автолавкалар да бар иде.
1 октябрьдә бала хокуклары буенча Татарстан Республикасы вәкаләтлесе республика Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә сәламәтлек саклау сферасында балаларның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре якланышы мәсьәләләре буенча халыкны кабул итә.
Шәһәребездә елның теләсә-кайсы фасылында халыкны үзенә җәлеп итә торган урыннар байтак. Шуларның берсе – Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркы.
21 сентябрьдә Түбән Лоҗы авылыннан Разак Рәшит улы Рәфыйков 90 яшен тутырды. Аны бу олуг юбилее белән район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев котлады.
21 сентябрьдә “Энергия” стадионында ир-атлар командалары арасында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенә 1нче лига календар уеннар үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International