ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2019 ел
шимбә
21 сентябрьдә Зәйдә “Татарстан кроссы 2019” республика акциясе кысаларында массакүләм спорт чарасы утте. Гаммәви спорт бәйрәменең максаты – халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, зәйлеләрне физик культура белән даими төстә шөгыльләнүгә тарту.

20
сентябрь, 2019 ел
җомга
Татарстан Республикасы эшмәкәрлеккә булышлык фонды кушуы белән Казанның “ТИСБИ идарә институты” республиканың 12 районында бизнесны үстерү, бизнес алып барганда эшмәкәрләр еш очраша торган анык проблемаларны ачыклау ниятеннән тикшеренүләр алып бара. 20 сентябрьдә “Энергетик” мәдәният сараенда шул уңайдан “түгәрәк өстәл” үтте.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Яшь эшкуар (яңа эш башлаучы фермер) мәктәбе кысаларында Татарстанның аграр яшьләр берләшмәсе тарафыннан оештырылган түгәрәк өстәл узды.
Гаилә булдыру турында карар - һәрбер романның иң яхшы дәвамы. Туй - кияү белән кәләш мәхәббәтен, аларның бер-берсенә хөрмәтен тәрбияли торган бәйрәм. Ул бик мәшәкәтле булуга карамастан, күңелле чара. Кайвакыт бәхәсле мәсьәләләрнең берсе - никахлашу көнен сайлау.
Татарстанда әкренләп аналог эфир телетапшыруларыннан цифрлы телевидениегә күчү бара. Цифрлы телевидениегә күчкән районнар халкы кабул итү сигналларының сыйфатын бәяләргә өлгерде инде.
Зәйдә тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча территориаль ведомствоара комиссиянең чираттагы күчмә утырышы узды. Комиссия составына башкарма комитет вәкилләре, мәшгульлек үзәге, салым хезмәте, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре керә.
Үзәк балалар китапханәсендә бүген шул исемдә кызыклы чара узды. Ул «Укучының мәдәни көндәлеге” мәдәни-мәгариф проекты кысаларында оештырылды. Мәдәният дәресендә 2 нче мәктәпнең 1 “А” сыйныфы укучылары катнашты.

19
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Әлмәт, Зәй, Лениногорский районнарындагы “Татарстан Республикасы буенча гигиена һәм эпидемиология үзәге” филиалы 11 – 25 сентябрьдә балык һәм ит, алардан ясалган продуктларның сыйфаты, куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча “кайнар линия” үткәрә.
Кичә Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә күренекле шагыйрь, драматург, язучы, дәүләт эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге, Муса Җәлил исемендәге дәүләт, республика премияләре лауреаты, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты, Россия гуманитар фәннәр академиясе почетлы академигы, Татарстан язучылары берлеге әгъзасы, ел саен үткәрелә торган “Ел китабы” республика конкурсына нигез салучы Разил Исмәгыйль улы Вәлиев белән "Иҗади дәрткә, сәяси дәрманга ия шәхес” дип исемләнгән очрашу кичәсе үтте.
«Узган елның декабрендә селекция казанышларын сынау һәм саклау буенча Россия Федерациясе дәүләт комиссиясе “Татар” токымыннан булган атларны Федераль дәүләт реестрына кертте. Бу әлеге токымны яңарту буенча 8 – 10 ел дәвамында башкарылган эш нәтиҗәсе. Татар токымлы атлар – ул безнең милли горурлыгыбыз», - дип үз фикерен укучыларга җиткерә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Китапка кереш өлештә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев та атларга карата электән үк килгән мәхәбәте турында сөйли һәм үз гаиләсе тарихыннан шулай ук бу затлы хайваннарга бәйле шәхси хәтирәләр белән бүлешә. Китап авторлары: биология фәннәре докторы, профессор, Н.Э. Бауман ис. КДВМАнең биология, генетика һәм хайваннар үрчетү кафедрасы мөдире Равил Хәертдинов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармакларын үстерү бүлегенең ит җитештерү секторы әйдәүче киңәшчесе Айрат Хәбибуллин, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ башлыгы Ришат Зарипов һәм башкалар татар атлары тарихы, әлеге токымны үрчетү һәм аларны карау турында уникаль материал тупладылар. Китапта татар атлары токымының төп билгеләре тасвирланган - аларның экстерьер, төс аерымлыклары, гәүдә төзелешләре, продуктив сыйфатлары, чыдамлыгы һәм аларга гына хас булган башка үзенчәлекләр. Татар атларының танылып өлгерүләрен дә әйтеп китәргә кирәк: алар милли Сабантуй бәйрәмендә, ат чабышларында катнашалар, призлы урыннар алалар һәм хәтта кинога да төшәләр. Мәсьәлән, тиздән экраннарга чыга торган “Зәләйха күзләрен ача” фильмында төп герой Кремльгә нәкъ менә татар атларында килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International