Гражданнарны кабул итәләр

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе
1 октябрьдә бала хокуклары буенча Татарстан Республикасы вәкаләтлесе республика Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә сәламәтлек саклау сферасында балаларның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре якланышы мәсьәләләре буенча халыкны кабул итә. Анда Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмира Рәшит кызы Абашева һәм министр урынбасары Фәридә Фатыйх кызы Яркәева катнашыр дип көтелә. Бу чарада катнашырга теләүчеләргә (843) 236-61-64 телефоны аша алдан язылырга кирәк. Үткәрелү урыны: Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61нче йорт. Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле аппарат.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International