ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе
Сәнәгатьтә травма очракларын киметү өчен хезмәт куркынычсызлыгы белән идарә системасын стратегик рәвештә үстерү. Бүген Зәйдә хезмәт куркынычсызлыгына багышланган республика семинарында шуның турында сөйләштеләр.
26 – 27 сентябрьдә “Ялта-Зәй” спорт әзерлек үзәгендә чаңгычы-узышчылар арасында җәйге Татарстан Республикасы чемпионаты уза.

1 октябрьдә кичке сәгать 4тә хакимиятнең 66нчы кабинетында алимент мәсьәләләре белән гражданнарны кабул итү үткәрелә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2019-2024 елларга Татарстан Республикасында «Агростартап» проекты буенча крестьян (фермер) хуҗалыкларын булдыру һәм үстерү» ведомство программасы буенча грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу конкурсына йомгаклар ясалу турында хәбәр итә. Грантларның гомуми суммасы 312 млн. сумнан артык.
Мәдәният идарәсе башлангычы белән оештырылган “Татлы Зәй” бәйгесенә йомгак ясалды.

25
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республикада көйсез һава шартлары турында кисәтә, 26, 27 һәм 28 сентябрьдә төнлә һәм иртән юлларның кайбер өлешләре боз белән капланырга мөмкин, аязучан болытлы һава күзәтеләчәк, бераз яңгыр, кар катыш яңгыр, кар явуы көтелә, җил төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә, төнлә температура - +2, -3, көндез +4, +9 градус.
Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге юлламасы буенча эшсез җиде граждан «Электрон-исәпләү һәм исәпләү машиналары операторы» курсын тәмамлады.
Бүген Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте.
“Экстремизмга-ЮК!” айлыгы кысаларында Зәй муниципаль районы “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 2019 елның 24 сентябрендә террорчылыкка каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре буенча хезмәткәрләр белән инструктаж үткәрелде.
Зәй халык мәшгульлеге үзәге белгечләре Александр Бистәсе, Бохарай, Аксар һәм Югары Шипкә мәктәпләрендә 8-9 сыйныф укучылары өчен «Һөнәр сайлау» дип исемләнгән һөнәри юнәлеш бирүче чара үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International