21 сентябрьдә Түбән Лоҗы авылыннан Разак Рәшит улы Рәфыйков 90 яшен тутырды. Аны бу олуг юбилее белән район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев котлады. Бигеш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Вәлиевнең, автоклуб хезмәткәрләре, туганнары, якыннарының үзенә карата җылы игътибары, котлаулардан ветеран бик канәгать калды. Аңа истәлекле бүләкләр, чәчәк бәйләме тапшырылды, матур теләкләр теләнде, күңеленә хуш килердәй җырлар яңгырады.