Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Марат Җәббаров эштән бушаган техниканы мөмкин кадәр күбрәк туфракны көзге эшкәртүдә файдаланырга өндәде
2019 елның 24 сентябре, сишәмбе
Республика авыл хуҗалыгы оешмаларына туңга сөрүне тәүлек буе режимында оештырырга икрәк. Бу хакта шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Марат Җәббаров сөйләде. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Сезонлы кыр эшләре турында сөйләгәндә, Марат Җәббаров, бүгенгә республикада туфракны көзге эшкәртү эшләре планлаштырылганнан яртысы башкарылган (авыл хуҗалыгы культуралары туфракны нульдән эшкәртү технологиясе - no-till буенча эшкәртелә торган 107 мең гектардан һәм соңгы срокларда җыела торган 132 га көнбагыш мәйданыннан тыш). «Бу 1 млн гектарга якын җир, шуның 400 мең гектарында туфрак тирәнтен эшкәртелде», – дип өстәде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, «30га якын район туңга сөрелә торган җирләрнең яртысыннан артыгын эшкәрткәннәр инде, калганнарына эшне тизләтергә кирәк, булачак уңышка нигез салу шуңа бәйле». Көзге культураларны җыю төгәлләнде, механизаторлар эштән бушады һәм техника да буш, шуңа карамастан, без көнгә нибары 30 мең га җир эшкәртәбез, ә бит авыл хуҗалыгы техникасының мөмкинлеге көнгә 50 мең гектар җир эшкәртерлек, дигән мәгълүмат бирде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. «Туфрак эшкәртү җайланмаларының тәүлек буе эшләвен оештырырга кирәк, һава шартлары да әлегә әйбәт», – дип ассызыклады Марат Җәббаров. Аның сүзләре буенча, быел “Агрокөч” АҖ бүлекчәләрендә төнгү сөрүне оештырдылар, бу сезонлы кыр эшләренең темпларын шактый тизләтергә ярдәм итәчәк. Ведомство белешмәләре буенча, Зәй, Кайбыч, Кукмара һәм Спас районнарында 25 югары җитештерүчәнлекле агрегат тәүлек буе эшли. Шулай ук Буа, Чирмешән, Актаныш, Әтнә, Арча, Саба, Мөслим, Яңа Чишмә, Теләче, Чүпрәле һәс Сарман районнарының кайбер авыл хуҗалыгы оешмаларында да туңга сөрү тәүлек буена оештырылган. «Районнар һәм хуҗалыклар җитәкчеләренә бушаган техниканы һәм механизаторларны туңга сөрүгә җибәрергә тәкъдим итәм. Без шулай гына уңыш резервларын ача алабыз», – дип, йомгак ясады Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчесе.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
6
апрель, 2026 ел
Балалар планетаны коткарганда: мәктәпкәчә яшьтәгеләрнең экологик рейды
Бүген «Уймак кыз» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар яраткан шәһәр урамнары буйлап бергәләп йөрделәр.
Каратэ киокусинкай буенча республика ярышлары узды
5 апрельдә Түбән Кама шәһәрендә каратэ киокусинкай буенча "Хәтер кубогы" республика ярышлары узды.
Социалистик Хезмәт Герое Г.К. Гыйматдинов истәлегенә билбау көрәше буенча ТР беренчелеге узды
3 апрельдән 5 апрельгә кадәр Нурлат шәһәрендә 2012-2014 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.
Зәйлеләр ирекле көрәш буенча Х.Х. Гәрәев истәлегенә багышланган республика турнирында
3 апрель көнне Сарманда 2009-2011нче елгы яшүсмерләр арасында көрәш буенча республика турниры, 2012 ел - СССР спорт мастеры, ирекле көрәш буенча РСФСР чемпионы Хазип Хаҗиев улы истәлегенә багышлап уздырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз