Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Парк буйлап экскурсия
2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе
Шәһәребездә елның теләсә-кайсы фасылында халыкны үзенә җәлеп итә торган урыннар байтак. Шуларның берсе – Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркы. Ул рәсми төстә 2005 елның 10 сентябрендә ачылды. Кайчандыр ташландык хәлдәге, әрәмә баскан елга буе танымаслык булып үзгәрде, бөтен стандартларга туры килә торган ял итү урынына әверелде. Шундый ял урыны булдыру турында зәйлеләр күптән хыялланды һәм ул тормышка ашты. Паркның файдалануга тапшырылуына 14 ел үтте, ә ул елдан-ел зурая, матурлана бара, халыкны да үзенә ныграк җәлеп итә. Паркта төшерелгән фотолар социаль челтәрләрдә бик күп лайклар җыя. 21 сентябрьдә музей хезмәткәрләре паркта 2нче мәктәпнең 5 класс укучылары белән тематик экскурсия үткәрделәр. Укучылар бу көнне паркның төзелү тарихы, биш күпере барлыгы турында белделәр, аның берничә зонасын карадылар. Сөйләшүләрдән аңлашылганча, балалар паркта гаиләләре, дуслары белән еш булалар икән. Интеллектуаль чара гармунлы скульптура композициясе янында тәмамланды. Балалар “Зәйнең күренекле шәхесләре” дип исемләнгән китап, шул китап аша Ринат Фәрдиевнең биографиясе, эшчәнлеге белән танышты. Күпләре китап турында беренче мәртәбә белде һәм ул аларда кызыксыну, анда кертелгән шәхесләр турында күбрәк беләсе килү теләген уятты. Бу исә бик яхшы.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
6
апрель, 2026 ел
Балалар планетаны коткарганда: мәктәпкәчә яшьтәгеләрнең экологик рейды
Бүген «Уймак кыз» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар яраткан шәһәр урамнары буйлап бергәләп йөрделәр.
Каратэ киокусинкай буенча республика ярышлары узды
5 апрельдә Түбән Кама шәһәрендә каратэ киокусинкай буенча "Хәтер кубогы" республика ярышлары узды.
Социалистик Хезмәт Герое Г.К. Гыйматдинов истәлегенә билбау көрәше буенча ТР беренчелеге узды
3 апрельдән 5 апрельгә кадәр Нурлат шәһәрендә 2012-2014 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.
Зәйлеләр ирекле көрәш буенча Х.Х. Гәрәев истәлегенә багышланган республика турнирында
3 апрель көнне Сарманда 2009-2011нче елгы яшүсмерләр арасында көрәш буенча республика турниры, 2012 ел - СССР спорт мастеры, ирекле көрәш буенча РСФСР чемпионы Хазип Хаҗиев улы истәлегенә багышлап уздырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз