Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Татарстанда 4,2 млн тонна ашлык җыелды -Зәй аграрчылары уңыш буенча алдынгылар рәтендә
2019 елның 24 сентябре, сишәмбе
Татарстан Республикасында 1,4 млн гектар мәйданда ашлык җыелды. Аграрийлар 4,2 млн тонна ашлык җыйдылар. Һәр гектардан уңдырышлылык 30 центнер тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазыйфаларын башкаручы Марат Җәббаров әйтте. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Иң күп уңыш - 170 мең тоннадан артык - Тукай, Арча, Актаныш һәм Минзәлә районнарында җыелган. Уңдырышлылык буенча иң югары күрсәткечләр (40 ц/га һәм аннан артык) - Тукай, Мамадыш, Зәй һәм Актаныш районнарында. Марат Җәббаров орлык кукурузын җитештерү өлешендә зур резерв булуын билгеләп үтте. Быел бу культура 50 мең гектардан артык мәйданда чәчелгән. Аны җыю өчен республика хуҗалыкларында 190 кукуруз ургыч әзерләнгән, аларның һәркайсына йөкләнеш 300 гектарга якын. Салкын җәй аркасында рапс җыю соңга калды. Бүгенгә 105 мең гектардан өчтән бере җыелган. Уңдырышлылык - 12,5 ц/га. Көнбагыш та начар түгел. Бу культура 132 мең га мәйданда чәчелгән. Шикәр чөгендерен җыю дәвам итә. Бүген кырларда 102 комбайн эшли. 20 меңләп га, ягъни 30%тан артыгы җыелган. 827 мең тонна яңа уңыш җыелган. Уңдырышлылык – гектардан 422 центнерга җитә. «Заводларга 460 мең тонна чөгендер озатылган. Өч завод та эшли. Предприятиеләр тәүлеккә 17,2 мең тонна чөгендер эшкәртәләр. 38 мең тонна шикәр комы җитештерелгән», - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы вазыйфаларын башкаручы. Алдагы ел уңышы өчен 495 мең га көзге культуралар чәчелгән, шуннан көзге бодай – 369 мең га, көзге арыш – 122 мең га. Туфракны көзге эшкәртү мәйданының яртысы - 1 млн. га – эшкәртелгән. Шуннан 400 мең га мәйданда җир тирәнтен сөрелгән. Чыгышының азагында Марат Җәббаров республикада бүген гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләренең узуы турында әйтте. Моның өчен Казанда 15 мәйданчык билгеләнгән, Чаллыда һәм Зеленодольск районында – 2шәр урында. Ярминкәләр һәр атнада шимбә көнне 28 декабрьгә кадәр үткәреләчәк. Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уздыруның уңай якларын ассызыклап үтте. Ул шәһәрләр җитәкчеләрен фермерларга ярдәм итәргә, сәүдә итүләрне оештыру өчен тиешле шартлар тудырырга өндәде.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
6
апрель, 2026 ел
Балалар планетаны коткарганда: мәктәпкәчә яшьтәгеләрнең экологик рейды
Бүген «Уймак кыз» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар яраткан шәһәр урамнары буйлап бергәләп йөрделәр.
Каратэ киокусинкай буенча республика ярышлары узды
5 апрельдә Түбән Кама шәһәрендә каратэ киокусинкай буенча "Хәтер кубогы" республика ярышлары узды.
Социалистик Хезмәт Герое Г.К. Гыйматдинов истәлегенә билбау көрәше буенча ТР беренчелеге узды
3 апрельдән 5 апрельгә кадәр Нурлат шәһәрендә 2012-2014 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.
Зәйлеләр ирекле көрәш буенча Х.Х. Гәрәев истәлегенә багышланган республика турнирында
3 апрель көнне Сарманда 2009-2011нче елгы яшүсмерләр арасында көрәш буенча республика турниры, 2012 ел - СССР спорт мастеры, ирекле көрәш буенча РСФСР чемпионы Хазип Хаҗиев улы истәлегенә багышлап уздырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз