Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә булды
2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе
Бүген Казанда һәм Чаллыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Азык-төлек товарларын республиканың муниципаль районнарыннан авыл хуҗалыгы җитешгтерүчеләре, шулай ук АПК предприятиеләре алып килде. Мәйданчыкларда шулай ук авыл кешеләренә дә, шәһәр кешеләренә ошый торган автолавкалар да бар иде. Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә шәһәр халкы, бигрәк тә өлкәнрәк буын аеруча яратып йөри һәм ул зур социаль әһәмияткә ия. Биредә кулай бәяләрдән барлык продукцияне - ит, балык, сөт, май, бал, казылык, йомырка, бәрәңге, җиләк-җимеш, сыр, шикәр, он, ярмалар һәм башка төр продуктларны сатып алырга мөмкин. Шулай ук хәләл продукция дә бар. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазыйфаларын башкаручы Марат Җәббаров “Казан” агрораркындагы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булдылар, анда һәм фермерлар һәм сатып алучылар белән аралаштылар. Сатып алучыларның күбесе бүген сумкаларын тутырып, ярминкәне оештыручыларга рәхмәт әйтеп киттеләр. Фермерлар да үз продукциясен сату мөмкинлеге чыгуга сөенгәннәр. Мәсәлән, Буа районыннан фермер Агропарк мәйданчыгына ачык грунтта химикатларсыз үстерелгән бакча җиләге (клубника) һәм кура җиләге алып килгән иде. «Урамда көз, ә без чын җәй тәме алып килдек. Сатып алучылар бик теләп алалар», - дип сөйли ул. Кукмараның сөт продукциясе дә, ите дә тиз сатылып бетте. Ярминкәләрдә шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары урынбасарлары, муниципаль районнар башлыклары һәм АПК бүлекчәләре җитәкчеләре, Министрлык белгечләре булдылар. Алар китерелгән продукциянең ассортименты һәм аларга бәяләр белән таныштылар. Китерелгән барлык продукция ветеринария хезмәтләре тикшерүе узган иде. Ярминкәләр оештыру бик мәшәкатьле эш. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында аларны уздыруга зур җаваплылык белән карыйлар һәм мондый социаль әһәмиятле чараларны оештыру эше дәвам итәчәк. Алдагы шимбә көнне дә сатып алучыларны авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә көтәбез!
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның 1 Май бәйрәме белән котлавы
Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары! Сезне ихлас күңелдән 1 Май – Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлыйм!
1 Май-Яз һәм Хезмәт бәйрәме
Хөрмәтле райондашлар һәм кунаклар! Сезне 1 майга багышланган чараларда катнашырга чакырабыз!
Зәйдә ирекле көрәш буенча төбәкара турнир узды
29 апрель көнне Зәй шәһәренең “Старт” спорт-савыктыру комплексында ирекле көрәш буенча Россия спорт мастеры Константин Волков истәлегенә багышланган төбәкара турнир узды.
Зәйлеләр «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясенә кушылды
Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Яшьләр эшләре идарәсе белгечләре «Георгий тасмасы» бөтенроссия акциясенә кушылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз