Зәйдә «Ел укытучысы» һөнәри конкурсының 3 нче туры узды

2020 елның 18 гыйнвары, шимбә
15-16 гыйнварда «Ел укытучысы» һөнәри конкурсының муниципаль этабы кысаларында «Ел укытучысы» номинациясендә 4 тәҗрибәле укытучы һәм «Педагогик дебют» номинациясендә 5 яшь белгеч дәрестән тыш чара үткәрде. Чаралар патриотизм, гаилә, сәламәтлек, фән, табигать, социаль теләктәшлек кебек төп милли кыйммәтләрне үстерүгә багышланды. Конкурсның муниципаль этабы нәтиҗәләре буенча 2 тәҗрибәле педагог һәм 1 яшь белгеч Зәй муниципаль районы данын 7-8 февральдә Түбән Кама шәһәрендә узган зона этабында яклаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International