Бүген Зәйдә мәдәният һәм мәгариф өлкәсендәге оешмаларның хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү буенча Иҗтимагый совет утырышы узды, аның барышында 2018 елда мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләүдә ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча чараларны гамәлгә ашыру турында мәгълүмат тыңланды. Учреждение сайтлары ай саен кирәкле актуаль мәгълүмат белән тулыландырыла. Зәй муниципаль районы сайтында электрон мөрәҗәгать/шикаять/тәкъдимнәр бирү мөмкинлеге бар. Хезмәт алучылар үз фикерләрен анкета тутыру юлы белән дә белдерә алалар. Мәдәният оешмаларына килүчеләр өчен уңайлы көтү урыннары булдырылган һәм җиһазландырылган. Мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре инфраструктурасын яхшырту буенча максатчан эш бүгенге көндә дә дәвам итә, төзекләндерү үткәрелә, җиһазлар сатып алына. Мөмкинлекләре чикләнгән балаларны укыту һәм тәрбияләү өчен барлык шартлар тудырылган. Учреждение белгечләре квалификация күтәрү курслары программасы буенча белемнәрен күтәрәләр. Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү, иҗтимагый контрольнең бер формасы булып тора һәм учреждениеләр эшчәнлеге сыйфатын күтәрү максатларында үткәрелә. Иҗтимагый совет тарафыннан 2020 елга халыкка мәгълүмат бирү буенча гавами чаралар үткәрү планы эшли башлады. Кадрлар үзгәрешләренә бәйле рәвештә, хезмәт күрсәтү шартларын бәйсез бәяләү буенча рәис урынбасарының үз вәкаләтләрен туктату турындагы мөрәҗәгате каралды.