Кадер мәдәният йортында “ТАССРның 100 еллыгы” һәм “Хәтер һәм дан” елы ачылышына багышланган концерт булды

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

15 гыйнварда Кадер мәдәният йортында “ТАССРның 100 еллыгы” һәм “Хәтер һәм дан” елы ачылышына багышланган концерт булды. Программада Әмир Сөләйманов, Алсу Әюпова, Салават Шәрәфиев, Ризидә Абрамова, Альберт Юдин һәм Кондратьевлар башкаруында җырлар яңгырады. Ралия Әхмәдуллина, Альберт Юдин, Лидия Кондратьева, Гөлфия Сөләйманова катнашында мини спектакль күрсәтелде. Ләйсән Садыйкова башкаруында «Кайту» монологы укылды, Ралия Әхмәдуллина башкаруында сугыш еллары шигырьләре яңгырады. Залда әлеге тема буенча китап күргәзмәсе оештырылды. Концерт эчтәлекле һәм бай булып чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International