Поручик авыл җирлегендә гражданнар җыены булды

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

Поручик авыл җирлегендә Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев катнашында гражданнар җыены булды. Поручик авыл җирлеге Советы һәм Башкарма комитетының 2019 елда башкарган эшләренә йомгак ясалды һәм агымдагы елга бурычлары билгеләнде. Район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев авыл халкын районның 2019 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлары белән таныштырды. Хисап елында Кәмшинкә, Сәрәпәле авылларында су үткәрү эшләрен тәмамлау авыл халкы өчен әһәмиятле вакыйга булды. Ноябрьдә суүткәргеч файдалануга тапшырылды. Республика программалары кысаларында Сәрәпәле авылында яңа кибет төзү эшләре башланды. Бүгенге көндә җир участогы билгеләнгән һәм чистартылган. Агымдагы елда 2 032 535 сумлык универсаль спорт мәйданчыгы төзелеше планлаштырылган, ул Поручик авылы мәктәбе мәйданчыгында урнаштырылачак. Халык җыены авыл халкын бүләкләү белән тәмамланды. Зәй муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән мәдәният йорты директоры Борһанова Гадания Сәхаб кызы, башлангыч сыйныф укытучылары Емельянова Любовь Петровна, Йосыпова Наилә Әхәт кызы һәм Хөснетдинова Гөлзирә Фаяз кызы бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International