Бүген Сәвәләй авыл җирлегендә район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев, шәһәр һәм район хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре, депутатлар һәм авыл халкы катнашында халык җыены узды. Район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев авыл халкын районның 2019 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар белән таныштырды. 2019 елда башкарылган эшләр турындагы хисап белән Сәвәләй авыл җирлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы П.С. Уразайкин чыгыш ясады. Актив тормыш позициясе һәм авылның иҗтимагый-сәяси тормышында катнашуы өчен, Сәвәләй авыл җирлеге депутатлары С.К. Маклаков һәм М. А. Степановка, демографияне күтәрүдә өлеш керткәннәре өчен, Усмановлар гаиләсенә Рәхмәт хатлары тапшырды. Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән Сәвәләй урта гомуми белем бирү мәктәбенең тормыш куркынычсызлыгы нигезләре һәм физкультура укытучысы И.В. Белышев бүләкләнде. Район җитәкчелеге Сәвәләй авылында яшәүченең Ленин урамы буенча иске суүткәргечне төзекләндерү яки алыштыру турындагы мөрәҗәгатен шәхси контрольгә алды.