Зәйдә район Икътисадый Советының беренче утырышы узды

2020 елның 18 гыйнвары, шимбә

Бүген район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов хакимият бинасының кече залында район Икътисадый Советының беренче утырышын үткәрде. Утырышта «Зәй керамзиты» ҖЧҖнең 2019 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2020 елга перспектив планнары каралды. «Зәй керамзиты» ҖЧҖ директоры Минәҗиев Рәйхан Хуҗаҗан улы минераль җылылык, тавыш изоляциясе материаллары һәм эшләнмәләр җитештерү һәм сату эшчәнлеге турында сөйләде. Кама аръягындагы зонада продукцияне эре кулланучылар булып Яр Чаллы шәһәренең - «ПрофитГрупп», шәхси эшмәкәр Чулаков, «Цементный двор» ҖЧҖ, «ИнертСтрой» ҖЧҖ, Әлмәт шәһәренең «Арслан» ҖЧҖ, «АИСК» ҖЧҖ, «Кирпечный двор» ҖЧҖ, Лениногорск шәһәренең тимер- бетон корылмалар заводы ААҖ,«ТриАлГрупп» ҖЧҖ, Түбән Кама шәһәренең «ЖИК-НК» ҖЧҖ, «Стройсервис» ҖЧҖ, «Бетон-НК»ҖЧҖ ләре тора. Коллективта 40ка якын кеше эшли, кадрлар алышыну очраклары сирәк, оешманың хезмәт хакы һәм бюджетка салым җыемнары түләү буенча бурычлары юк. Утырышка йомгак ясап, район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов предприятие янындагы территорияне төзекләндерү буенча үз киңәшләрен бирде, тотрыклы, җайга салынган эш өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International