16 гыйнвар көнне Александр Бистәсе мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең «Хәзерге шартларда халык традицияләрен саклау һәм үстерү» - дигән темага район семинары булып узды. Семинарда мәдәният йорты директоры С.А. Степанова чыгыш ясады. Мәдәният йорты фойесында рус халык стилендә бизәлгән декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе куелган иде. «Рябинушка» фольклор ансамблендә катнашучылар кунакларны дәртле рус җырлары белән каршы алды. Тамаша залында кунакларга театральләштерелгән тамаша, шулай ук балалар һәм өлкәннәр белән оештырылган "Әйлән-бәйлән" һәм "Горелки" рус халык уеннары күрсәтелде.