ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2020 ел
чәршәмбе
Быел да Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, дәүләт органнары җитәкчеләре белән берлектә гражданнарны кабул итә.
Бүген аграрийлар торган саен күбрәк булачак уңышны иминләштерү турында уйлыйлар. Агроиминләштерү хәтәр игенчелек төбәкләре өчен аеруча әһәмияткә ия, шундыйларга безнең республика да керә. Ул авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен, һава шартларына карамастан, тотрыклы эшчәнлек алып баруда, керемнәрне алдан фаразлауда реаль мөмкинлекләр бирә.
18 февраль көнне «Энергетик» мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Ир-атларны саклагыз» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды.
17 февральдә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев 2020 елгы язгы кыр эшләренә багышланган селектор киңәшмәсе уздырды. Татарстаннан чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков катнашты.

18
февраль, 2020 ел
сишәмбе

18 февральдә «Шатлык» социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә китапханә хезмәткәрләре композитор Геннадий Игоревич  Гладковның 85 - яшьлегенә багышланган музыкаль чара үткәрделәр.

18 февраль көнне «Күкчәчәк» балалар бакчасы кунаклар кабул итте. Балаларны тәрбияләү һәм укыту шартлары белән танышырга район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов һәм җитәкчеләр килде.

Зәй муниципаль районында һөнәри юнәлеш бирү эшен үткәрү, ихтыяҗ зур булган белгечлекләрне популярлаштыру максатыннан, 18нче февральдә район башлыгы Р.Г. Кәримов, Башкарма комитет җитәкчесе И.Ф.Хафизов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Л.Р. Печина, Зәй үзәк район хастаханәсе баш табибы А.М.Фатыйхов катнашында түгәрәк өстәл форматында очрашу оештырылды.

"Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге бинасында яшь буын өчен Әфган сугышы ветераннары белән очрашу оештырылды.

2020 елның 15 апреленнән 30 октябренә кадәр «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы тарафыннан Россия шәһәрләренең йөзен яхшырту максатыннан «Гомумроссия халык фронты» иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә оештырылган «Мәдәни код» урам сәнгате фестивален үткәрү планлаштырыла.

17
февраль, 2020 ел
дүшәмбе
Бүген хакимиятнең кече залында муниципаль район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев, район Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов катнашында шәһәр микрорайоннарында һәм авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары вакытында күтәрелгән мәсьәләләрне карау буенча киңәшмә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International