Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Аграрийларның көндәлек мәшәкатьләре: агроиминләштерү - практикада
2020 елның 19 феврале, чәршәмбе
Бүген аграрийлар торган саен күбрәк булачак уңышны иминләштерү турында уйлыйлар. Агроиминләштерү хәтәр игенчелек төбәкләре өчен аеруча әһәмияткә ия, шундыйларга безнең республика да керә. Ул авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен, һава шартларына карамастан, тотрыклы эшчәнлек алып баруда, керемнәрне алдан фаразлауда реаль мөмкинлекләр бирә. Узган ел Татарстан авыл хуҗалыгы предприятиеләре көзге елт һәлак булуга бәйле рәвештә 120 млн. сум компенсация алдылар. Барлык сумма «Красный Восток Агро» АҖенә туры килә диярлек. Без агрохолдингның генераль директоры Владимир Панковтан чәчүлекләрне иминләштерү тәҗрибәсе белән уртаклашуны сорадык: - Мәгълүм булганча, РФ Хөкүмәте авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең көзге чәчүлекләрне кабат чәчү буенча чыгымнарын бары тик иминләштерелгән кырлар өчен генә компенсацияләү турында карар кабул итте. Татарстанда 218 мең гектар һәлак булган җирләрнең 12,5 мең гектары гына иминләштерелгән булып чыкты. 2012 елга кадәр Россия Федерациясендә агроиминләштерүгә дәүләт ярдәме системасы эшләп килде, авыл хуҗалыгы җитештерүчесе иминият компаниясенә иминият премиясе суммасының 100%ын түли иде, ә күпмедер вакыт узгач, дәүләт иминият премиясенең 50%ын компенсацияли иде. Дәүләт субсидияләре төбәкләргә максатчан җибәрелде һәм аларның күләмнәре федераль министрлыкларда һәм ведомстволарда билгеләнде. Әкренләп, үз хәтәрлекләрен иминиятләштерүче предприятиеләр саны артты. Шуңа бәйле рәвештә, бу система кыр эшләрен башкарганда шактый финанс ресурсларын тотуны таләп итте, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең үтенече буенча система үзгәртелде. Яңа кагыйдәләр буенча (2012 елдан) авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре исәпләнгән иминият премиясенең 50%ын түләделәр, калган 50%ы Россия Федерациясе субъектының вәкаләтле органы тарафыннан иминиятченең исәп-хисап счетына күчерелде. Әмма яңа системага күчү елында иске схема буенча (100%) иминият премиясен түләгән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре күчеш чоры вакытында компенсация ала алмадылар. Шулай итеп, вәгъдә ителгән дәүләт ярдәмен алмаган барлык авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үзләрен алдадылар дип санадылар. Мәсәлән, «Красный Восток» предприятиеләре бер ел эчендә 80 млн. сумга якын югалту кичерделәр. Ил күләмендә бу бик зур тискәрелек уятты, предприятиеләр үз җирләрен хәтәрлекләрдән иминләштерми башладылар. Дәүләт субсидияләрен бүлүнең бүгенге системасы дәүләт ярдәмен җирле чынбарлыктан һәм җирле шартлардан чыгып бүлүне күздә тота, бу инде авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен ярдәм буларак нәтиҗәлерәк эшли. Без иминият компаниясеннән уңдык, ул үзенә алган йөкләмәләрне ел саен үтәмичә калганы юк, үсемлекчелек һәм терлекчелек буенча барлык хәтәрлекләрне иминият полислары буенча түләп бара. Хәтта безнең өчен аеруча хәтәр булган 2019 елда да, 40%ка кадәр көзге культуралар һәлак булган иде, зур суммаларга да карамастан, «Талисман» СК безнең холдингка барлык тиешле акчаларны тиененә кадәр түләде. Дәүләтебезгә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына вакытында гадәттән тыш хәл (ЧС) керткән өчен рәхмәт, бу дәүләттән компенсация алырга ярдәм итте. Белешмә өчен: 2019 елда 1 гектар көзге культураларга холдинг буенча чыгымнар, кертелгән ашламаларга һәм үсемлекләрне яклау чыгымнарына бәйле рәвештә, 25 000 - 28000 сум булды. План буенча уңыш җыелганда, гектардан табыш 35000 - 38000 булырга тиеш иде. Көзге культуралар һәлак булу сәбәпле, аларны кабат чәчүгә тотылган чыгымнарны бер гектарга 10200 сум исәбеннән «Талисман» СК кайтарды һәм 1 гектарга 12472 сум исәбеннән дәүләт түләде, нәтиҗәдә, тотылган барлык чыгымнар диярлек компенсацияләнде. Агроиминләштерү өлкәсендә дәүләт ярдәме мәсьәләләре буенча консультацияне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында (843)221-76-38, 221-76-88 телефоннары аша алырга мөмкин. Иминият компанияләренең тәкъдимнәре белән һәм агроиминләштерүгә дәүләт ярдәме чаралары турындагы тулырак мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында Ресурсы для посевной 2020 бүлегендә танышырга мөмкин. шунда ук авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен башка файдалы мәгълүмат та тупланган.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
«Антифейклар: карикатурдан алып нейрочелтәргә кадәр» Зәйдә күчмә күргәзмә ачылды
Бүген «Без бергэ – Мы вместе» психологик-педагогик ярдәм үзәгендә Татарстан Республикасында «Россия хәрби-тарихи җәмгыяте» гомумроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге тарафыннан төзелгән «Антифейклар: карикатурдан алып нейрочелтәргә кадәр: күчмә күргәзмә комплексын ачу тантанасы булды.
Зәйдә "Батырлыкны театр аша курсәтү" фестиваль конкурсы дәвам итә
Ел саен Зәй муниципаль районы "Район мәдәният йортына" караган авыл мәдәният йортларында "Батырлыкны театр аша курсәтү " фестиваль-конкурсы уздырыла.
Милли көрәш буенча ТР атказанган тренеры Азат Хәйруллин истәлегенә көрәш буенча беренчелек узды
11 апрельдә "Старт" спорт-сәламәтләндерү комплексында "Зәй" спорт мәктәбе тарафыннан милли көрәш буенча ТРның атказанган тренеры Хайруллин А.А. истәлегенә уздырылган беренчелек үтте.
"ЯШЬЛЕК " командасы — хоккей буенча ТР беренчелеге җиңүчесе
8-10 апрель көннәрендә «Олимп» ЛДСында (Мамадыш шәһәре) 2014 елгы командалар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең финал этабы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз