Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Язгы чәчү кампаниясенә әзерлек тизләтелгән режимда бара
2020 елның 19 феврале, чәршәмбе
17 февральдә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев 2020 елгы язгы кыр эшләренә багышланган селектор киңәшмәсе уздырды. Татарстаннан чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков катнашты. Киңәшмәне ачып, Дмитрий Патрушев, язгы чәчү кампаниясенә әзерләнүне тизләтелгән режимда алып барырга кирәк, дип ассызыклады, чөнки һава шартлары аркасында кайбер төбәкләрдә быел чәчү эшләре элеккеге уртача сроклардан алданрак башланырга мөмкин. Моның өчен авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен минераль ашламалар, орлыклар, ягулык-майлау материаллары, техника һәм башка ресурслар белән вакытында һәм тиешле күләмдә тәэмин итәргә кирәк. Искәртеп узабыз, моңа кадәр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов машина-трактор паркын һәм орлык материалын әзерләүне кыска срокларда төгәлләргә кирәклеге турында әйткән иде. Татарстанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан язгы чәчүгә әзерләнү билгеләнгән режимда, әмма язның иртә килү ихтималын истә тотып, алып барыла. Татарстан Республикасы буенча чәчүлек мәйданы быел 2,8 млн га тәшкил итә: бөртеклеләр һәм кузаклы культуралар – 1,5 млн га, шул исәптән көзге культуралар – 494 мең га; язгылар – 1021,0 мең га; шикәр чөгендере – 49,1 мең га; рапс – 126,5 мең га; бәрәңге, яшелчәләр – 7,6 мең га; кукуруз (орлык+азык) – 187 мең га; көнбагыш – 124,5 мең га; азык культуралары – 888,5 мең га. 2020 ел уңышы өчен көзге культуралар 494 мең га чәчелде, шулардан: көзге бодай – 370 мең га; көзге арыш – 121 мең га. Көзге культуралар мәйданының 95%ы бүген яхшы халәттә. Чәчүлекләр структурасы буенча Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы күрсәтмәләре нигезендә быел шикәр чөгендере мәйданы 15%ка киметелде. Бу мәйданнарда культуралар чәчеләчәк. Бөртекле сабан культураларының 30% тан артыгында (450 мең га) оригиналь һәм элиталы орлыклар чәчеләчәк. Алар белән тәэмин ителеш бүгенгә 108% (372 мең тн) тәшкил итә, тулысынча (98%) кондицион дип әйтергә була. Минераль ашламалар 80 мең тоннадан артык тупланган, бер гектарга 30 кг чамасы (2019 елда – 24,5 кг иде). Уңыш өчен гектарга кимендә 70 кг кертү планлаштырыла (узган елдагыдан 15 кг күбрәк). Чәчү кампаниясенә 11 мең трактор, 6 меңнән артык чәчкеч һәм культиватор, 700 киң алымлы чәчү комплексы җәлеп ителәчәк. Техниканы әзерләү 1 апрельгә төгәлләнә.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык -төлек министрлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
«Антифейклар: карикатурдан алып нейрочелтәргә кадәр» Зәйдә күчмә күргәзмә ачылды
Бүген «Без бергэ – Мы вместе» психологик-педагогик ярдәм үзәгендә Татарстан Республикасында «Россия хәрби-тарихи җәмгыяте» гомумроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге тарафыннан төзелгән «Антифейклар: карикатурдан алып нейрочелтәргә кадәр: күчмә күргәзмә комплексын ачу тантанасы булды.
Зәйдә "Батырлыкны театр аша курсәтү" фестиваль конкурсы дәвам итә
Ел саен Зәй муниципаль районы "Район мәдәният йортына" караган авыл мәдәният йортларында "Батырлыкны театр аша курсәтү " фестиваль-конкурсы уздырыла.
Милли көрәш буенча ТР атказанган тренеры Азат Хәйруллин истәлегенә көрәш буенча беренчелек узды
11 апрельдә "Старт" спорт-сәламәтләндерү комплексында "Зәй" спорт мәктәбе тарафыннан милли көрәш буенча ТРның атказанган тренеры Хайруллин А.А. истәлегенә уздырылган беренчелек үтте.
"ЯШЬЛЕК " командасы — хоккей буенча ТР беренчелеге җиңүчесе
8-10 апрель көннәрендә «Олимп» ЛДСында (Мамадыш шәһәре) 2014 елгы командалар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең финал этабы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз