Зәйдә композитор Геннадий Гладковның 85 - яшьлегенә багышланган музыкаль чара үткәрделәр

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

18 февральдә «Шатлык» социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә китапханә хезмәткәрләре композитор Геннадий Игоревич Гладковның 85 - яшьлегенә багышланган музыкаль чара үткәрделәр. Биредә ял итүчеләр юбилярның алар өчен кечкенәдән үк таныш булган бик күп җырлар авторы булуын белделәр. Китапханәчеләр композиторның иҗат юлы, аның хезмәт сөючәнлеге һәм тырышлыгы турында сөйләделәр. Чара ахырында барлык ял итүчеләр дә хор белән композиторның танылган җырларын башкардылар. Һәр катнашучы үз гомеренең балачактагы иң яхшы мизгелләрен искә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International