Район башлыгы "Күкчәчәк" балалар бакчасында булды

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

18 февраль көнне «Күкчәчәк» балалар бакчасы кунаклар кабул итте. Балаларны тәрбияләү һәм укыту шартлары белән танышырга район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов  һәм җитәкчеләр килде. Бирегә килү очраклы хәл түгел, 2019 елда балалар бакчасының бассейны тулысынча төзекләндерелде. Биредә тәрбияләнүчеләр район башлыгына үзләренең рәхмәтләрен белдерделәр һәм йөзү күнекмәләрен күрсәттеләр. Өлкән төркемдә тәрбияләнүчеләр ир-атларны Ватанны саклаучылар көне белән котладылар һәм аларга үз куллары белән ясалган открыткалар бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International