20 февральдә «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә СССР ның атказанган спорт мастеры Ф.П. Симашев призына чаңгы буенча Бөтенроссия ярышларының беренче көне узды.
19 февральдә район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов, Зәй район үзәк хастаханәсе, мәгариф идарәсе, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге, Зәй политехника көллияте һәм ДОСААФ вәкилләре катнашында чакырылыш комиссиясенең чираттагы утырышы булды.
9 февральдә «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә «СССР ның Атказанган спорт мастеры Ф.П. Симашев призы»на Бөтенроссия чаңгы ярышлары ачылды. Ярышларда Россия Федерациясенең 19 төбәгеннән спортчылар катнаша.
«Өченче буын университеты» программасы кысаларында, «Пульс» клубы әгъзалары өчен «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә музей хезмәткәрләре «Сугыш еллары хатлары» дип исемләнгән фикер сәгате үткәрделәр.
«Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарындагы филиал белгечләре 2020 елның 17 февраленнән 02 мартына кадәр Татарстан Республикасы халкы өчен, азык-төлек продуктларын бирү буенча автоматлар (вендинг аппаратлары) аша мәктәпләрдә өстәмә туклануны оештыру мәсьәләләре буенча «Кайнар линия» оештырды.