Республика авыл хуҗалыгы оешмаларында татар токымыннан булган атларны үрчетү өчен 2020 елга бияләр сатып алуга субсидияләр каралган, аларның гомуми күләме 5 млн. сум булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясендә хәбәр итте.
13-14 февральдә Биектауда герой-шагыйрь М. Җәлил истәлегенә багышланган ачык республика ярышлары булып узды, анда Гадершин Булат 75 кг авырлык категориясендә 3 нче урынны алды (тренеры Гадершин и. Н.) һәм Павлик Сергей 130 кг. нан артык авырлык категориясендә 1 нче урынны яулады (тренеры Фәйзуллин Рәкыйп Нәҗип улы).