Зәйдә Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм кичәсе узды

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе
18 февраль көнне «Энергетик» мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Ир-атларны саклагыз» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды. Концертта мәдәният сараеның иҗат коллективлары һәм артистлары: «Магия» хореография ансамбле ( җитәкчесе Петленко М.А.), «Улыбка» (җитәкчесе Нестягина Л.И.), «Росток» балалар вокаль ансамбле (җитәкчесе Миронова С.Л.), Максим Исаков, Мария Никитина, Аделина Әхмәдиева, Иван Чебаков, Тәслимә Гәрәева һәм Фәнур Миникаев катнашты. Надежда Чепурная һәм «Вдохновение» клубы әгъзалары шигырьләр укыдылар. Чарага «Шатлык» социаль ярдәм үзәге ял итүчеләре һәм көбчәк заводы хезмәт ветераннары да килгән иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International