"Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге бинасында яшь буын өчен Әфган сугышы ветераннары белән очрашу оештырылды. Чараның хөрмәтле кунаклары "Сугышчан туганлык" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы ветераннары һәм "Яз" хәйрия фонды рәисе урынбасары Азат Вәли улы Фәрхетдинов булды. Очрашуда катнашучылар 31 ел элек булган вакыйга битләрен яңарттылар. Балалар сугышчы-интернационалистларның сугышчан юллары, аларның Ватаныбызга тирән мәхәббәте турында зур кызыксыну һәм дулкынлану белән тыңладылар. Анда катнашучылар "Кайнар нокталарда" һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Чара ахырында Азат Вәли улы Фәрхетдинов ветераннарны котлап истәлекле бүләкләр тапшырды.