ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2020 ел
сишәмбе
Зәй районында «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медальләрен тапшыру дәвам итә.
Зәй муниципаль районында "Демография" милли проектын һәм "Өлкән буын" төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге сәламәтлек саклау учреждениесе белән берлектә Зәй районы үзәк хастаханәсенә авыл җирлегендә яшәүче өлкәннәрне махсус машиналарда йөртүне дәвам итә.
Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре белән берлектә янгын турында хәбәр итүче автоном җиһазлар урнаштыру эшен башладылар.

16
март, 2020 ел
дүшәмбе
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов торак-коммуналь хуҗалык өчен җыемнар буенча киңәшмә үткәрде.
Бүген Зәй муниципаль районында экологик куркынычсызлык, табигатьтән файдалану һәм санитар-эпидемиологик иминлек буенча комиссия утырышы булып узды.
13 мартта “Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге” дәүләт казна учреждениесендә “Ярминкәләр вакансиясе” узды. Анда өч оешма - “КАМАЗ” ААҖ Тимер заводы, “КАМАЗ” ААҖ Кою заводы, “АЛНАС” ҖЧШ вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән сугару мәсьәләләре турында фикер алышты.

14
март, 2020 ел
шимбә
Бүген хакимият бинасының кече залында район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов Икътисади Советның чираттагы утырышын үткәрде. Анда «Зәй» Агросәнәгать паркының 2019 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2020 елга перспектив үсеш планнары каралды.

13
март, 2020 ел
җомга

Бүген күренекле якташыбыз, Олимпия чемпионы Федор Симашевның туган көне. Шул уңайдан шәһәр һәм районда аның истәлегенә багышланган чаралар узды.

Бүген Түбән Камада авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинары узды. Ул Татарстанның 12 районыннан биш йөзгә якын катнашучыны җыйды. Кунаклар арасында район башлыгы Р.Г. Кәримов җитәкчелегендә 28 кешедән торган Зәй делегациясе дә бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International