Зәйдә өлкән яшьтәге авыл кешеләрен диспансерлаштыруны оештыру буенча эш дәвам итә

2020 елның 17 марты, сишәмбе

Зәй муниципаль районында "Демография" милли проектын һәм "Өлкән буын" төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге сәламәтлек саклау учреждениесе белән берлектә, Зәй районы үзәк хастаханәсенә авыл җирлегендә яшәүче өлкәннәрне махсус машиналарда йөртүне дәвам итә. Бу 65 яшьтән узган һәр өлкән кеше диспансерлаштыруны вакытында узып, булган авыруларны иртә срокларда ачыклау, дәвалау һәм шул рәвешле озак еллар сәламәт яшәүгә ирешүне күздә тотып эшләнә. 2020 елда план буенча торак пунктларда яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк барлыгы 1816, шул исәптән 1 кварталда 454 кешене махсус машинада алып килү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International