Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре белән берлектә янгын турында хәбәр итүче автоном җиһазлар урнаштыру эшен башладылар. Беренче чиратта әлеге җиһазлар инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр, аз тәэмин ителгән күп балалы гаиләләргә куела. Шул ук вакытта гаиләләрдә ата-аналарның балигъ булмаганнарны тәрбияләү буенча үз вазифаларын тиешенчә үтәү буенча әңгәмәләр үткәрелә. Ата-аналар янгын куркынычсызлыгы, өйдә, урамда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү турында кисәтелә, аларга янгын турында хәбәр итүче автоном җиһазлардан файдалану турында инструктажлар үткәрелә, киңәшләр бирелә, "Торак фондының янгын куркынычсызлыгы чаралары"дигән белешмәлекләр тапшырыла.