Зәй муниципаль районында шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм КФХ башлыкларына «хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерү» дәүләт программаларында катнашу өчен кирәкле документлар әзерләүдә ярдәм итү буенча актив эш алып барыла.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Санитария-эпидемияләргә каршы комиссиясе карарын үтәү йөзеннән, Зәй муниципаль районында 2020 елның 21 мартыннан башлап атна саен «Энергетик» мәдәният йорты мәйданында уздырыла торган авыл хуҗалыгы ярминкәләре туктатылып тора.