Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Су сиптерүгә 1 сум турыдан-туры тотылган чыгым өстәмә рәвештә 12 сумнан артыкка продукция алырга ярдәм итә – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән сугару мәсьәләләре турында фикерләштеләр
2020 елның 16 марты, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән сугару мәсьәләләре турында фикер алышты. Республикада 2010 елгы корылыктан алып, соңгы 10 елда сугаруны киңәйтү турында «Татмелиоводхоз» идарәсе ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин сөйләде. Шул вакыт эчендә 213 хуҗалыкта 32,6 мең га сугарулы җир барлыкка килде һәм реконструкцияләнде, 196,6 км магистраль торбаүткәргечләр үткәрелде, 13 064 га мәйданда сугару объектлары техник яктан көйләнде, 414 берәмлек сугару техникасы алынды, 95 тамчылы сугару системасы алынды, 300дән артык су скважинасы борауланды, 95 су җыю башнясы урнаштырылды. Башкарылган киң күләмле эшләр аркасында сугарулы җирләрдә уңдырышлылык 3-4 мәртәбәгә артты, ә республика гарантияле рәвештә теләсә нинди ел фасылында бәрәңге һәм яшелчә белән тәэмин ителә. «Су сибеп үстергәндә продукциянең үзкыйммәте 2 мәртәбә һәм аннан да күбрәккә түбәнрәк була. Бәрәңге үстергәндә продукциянең үзкыйммәте структурасында су сиптерү чыгымнарның 10%ын тәшкил итә һәм 20-25% - яшелчәләр үстергәндә. Су сиптерүгә 1 сум турыдан-туры тотылган чыгым өстәмә рәвештә 12 сумнан артыкка продукция алырга ярдәм итә», - дип билгеләп үтте Марс Хисмәтуллин. 2020 елга сугарулы җирләрне 2,15 мең гектарга арттыру планлаштырыла. Моның өчен су скважиналарын бораулауга һәм су җыю башняларын куюга чыгымнарның 90%ын субсидияләү каралган һәм моның өчен 33 млн сум салынган. Су сиптерү техникасын һәм су насосларын сатып алуга чыгымнарның 70%ын субсидияләү (100 млн сум) каралган, шулай ук сугарулы һәм киптерелгән җирләрне төзүгә, реконструкцияләүгә – 70% (171 млн сум). Министрлыкта шуны ассызыкладылар, скважиналар бораулауга субсидияне бу елдан бары тик эшләр тәмамлангач кына алырга мөмкин. Чара ахырында Илдус Габдрахманов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында мелиорация буенча программаларда катнашырга теләүче авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән заявкалар алу һәм карау буенча махсус комиссия төзелүе турында әйтте. Заявкаларны һәм проект-смета документациясен бу елның 1 апреленә кадәр тапшырырга кирәк. Шул материаллар нигезендә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 2020 елга финанслау программасына кертеләчәкләр.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
апрель, 2026 ел
Район башлыгы авыл хуҗалыгындагы эшләрнең барышы белән танышты
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгы идарәсе, агрофирмалар, Россельхозцентр белгечләре белән көзге бодай кырларына минераль ашламалар кертүнең барышын тикшерделәр.
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Пасха бәйрәме белән котлавы
Кадерле зәйлеләр, хөрмәтле православие динендәгеләр!
«Җир - безнең уртак йортыбыз»
Аксар төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1 һәм 3 сыйныф укучылары өчен «Җир — безнең уртак йортыбыз» девизы астында экологик чара үткәрелде.
Зәйдә район һәм шәһәр Советлары утырышлары узды
Бүген хакимият бинасының зур залында бишенче чакырылыш Зәй муниципаль районы Советының җиденче утырышы һәм бишенче чакырылыш Зәй муниципаль шәһәре Советының алтынчы утырышы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз