Зәйдә тыл хезмәтчәненә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел " юбилей медале тапшырылды»

2020 елның 17 марты, сишәмбе

Зәй районында «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медальләрен тапшыру дәвам итә. Бүген шундый медальгә Якты Күл авылында яшәүче Василиса Григорьевна Акатьева лаек булды. Тел ветеранына аны район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов исеменнән, район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Валерий Григорьевич Акатьев тапшырды. Василиса Григорьевнаны шулай ук Якты Күл авыл җирлеге башлыгы Зиннур Захир улы Мөхтәров, ветеранның туганнары һәм якыннары котлады. Валерий Григорьевич Акатьев тыл хезмәтчәненә ихлас күңелдән ныклы сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф һәм якыннарының кайгыртуын һәм игътибарын тоеп яшәвен теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International