Бүген күренекле якташыбыз, Олимпия чемпионы Федор Симашевның туган көне. Шул уңайдан шәһәр һәм районда аның истәлегенә багышланган чаралар узды. Чаралар чемпионның туган авылында Югары Багражда башланды. Федор Симашевның туганнары, якыннары, яшьтәшләре, район җәмәгатьчелеге вәкилләре, спорт ветераннары мәктәптә урнашкан Федор Симашев музеенда булдылар. Биредә алар экспонатлар белән таныштылар. Югары Баграждан соң делегация Федор Симашев исемен йөрткән балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә булды. Хәтер кичәсе "Энергетик" мәдәният сараенда дәвам итте. Федор Петрович турында бик күп яхшы сүзләр әйтелде. Бертуган апасы Евдокия Петровна балачак хатирәләре белән уртаклашты, булачак Олимпия уеннары чемпионы белән бергә үткәрелгән вакытлары турында Лев Яковлевич Ермолаев искә алды. «Чаңгы юллары» (1988 ел) һәм «Минем бәхетле чаңгы юлы» (2018 ел) китаплары барлыкка килү тарихы турында басмаларның авторы, журналист И.Г. Илдарханов сөйләде. Шулай ук спорт ветераннары Таҗетдинов Гамир Госман улы, Сәләхов Шамил Салих улы һәм Федор Петровичның туганнан туганы Павлов Александр Михайлович үзләренең онытылмас хатирәләре белән уртаклаштылар.