Зәй делегациясе авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинарында катнашты

2020 елның 13 марты, җомга

Бүген Түбән Камада авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинары узды. Ул Татарстанның 12 районыннан биш йөзгә якын катнашучыны үзенә җыйды. Кунаклар арасында район башлыгы Р.Г. Кәримов җитәкчелегендә 28 кешедән торган Зәй делегациясе дә бар иде. Семинар эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, ведомство җитәкчеләре, депутатлар, муниципалитет башлыклары, башкарма комитет җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалык җитәкчеләре катнашты. Семинар кысаларында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру механизмнары, авыл хуҗалыгында кече формаларга дәүләт ярдәме чараларын һәм авылда эшкуарлыкны үстерүнең заманча инструментларын камилләштерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, хуҗалык итүнең кече формалары буенча эшне җәелдереп җибәрүгә җентекле  анализ ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International