2020 елның 31 августында сайлаулар алдыннан хакимиятнең зур залында, комиссия рәисе урынбасары - Зәй шәһәре федераль иминлек хезмәте идарәсе башлыгы рәислегендә, авыл җирлекләре башлыклары, шәһәр һәм районның участок сайлау комиссияләре рәисләре катнашында, районның террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы узды.
Бүген район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев катнашында Сармаш-Баш авыл җирлегендә халык җыены узды. Үз чыгышында Валерий Григорьевич Акатьев авыл халкын районның 2020 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга куелган бурычлар белән таныштырды.
Район Башкарма комитетының Яшьләр белән эшләү идарәсе, Зәй политехника көллияте, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча ЮХИДИ бүлеге, Татарстан Республикасы ДОСААФның Зәй региональ бүлеге һәм «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ бүлеге белән берлектә ел саен үткәрелә торган «Автоледи» конкурсы үткәрделәр.