Бүген шәһәр һәм районның барлык белем бирү учреждениеләрендә Белем көне уза. Аны Зәй политехника көллияте студентлары да билгеләп үтте. Бәйрәм уңаеннан беренче курс студентлары өчен тантаналы линейка Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улы, Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе-Татарстан Республикасы Хөкүмәте кураторы Гущин Иван Николаевич, шәһәр прокуроры Кәримов Ринат Рәис улы, шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашында узды. Разиф Кәримов студентларны уку елы башлану белән котлады, аларга үз тармагында чын профессионал булырга, ата - аналарга балаларының шатлыкларын һәм уңышларын гына күруен теләде. Район башлыгы шулай ук педагогларга, студентларга тәрбия һәм белем бирүгә керткән хезмәтләре, тырышлыклары һәм белемнәре өчен рәхмәт белдерде. Хөкүмәт кураторы Иван Гущин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау текстын укыды. Бу уку елында көллияттә 8 белгечлек буенча 585 студент белем алачак, шуларның 174е-беренче курс студентлары.