Район Башкарма комитетының Яшьләр эшләре идарәсе, Зәй политехника көллияте, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча ЮХИДИ бүлеге, Татарстан Республикасы ДОСААФның Зәй региональ бүлеге һәм «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ бүлеге белән берлектә ел саен үткәрелә торган «Автоледи» конкурсы үткәрделәр. Районның гүзәл затлары автомобиль йөртә белү осталыкларын тагын бер мәртәбә күрсәттеләр. Руль артында хатын-кыз - бүген бу бик актуаль. Аларның һәркайсы өчен автомобиль - ул хәрәкәт итү чарасы гына түгел, ә ышанычлы дус, ярдәмче. Чарада катнашучыларга берничә сынау, теоретик бирем һәм «автомобильне фигуралы йөртү»узарга туры килде. «Автоледи» конкурсында быел Регина Камалова җиңүче дип табылды. Соңыннан катнашучылар Республика Көнен бәйрәм итүгә багышланган автойөрештә катнаштылар.