ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе
3 сентябрь - Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне. Бөтен ил буенча теракт корбаннарын искә алалар. Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне Бесланда булган теракттан соң кертелгән иде.
Бүген Зәйдә эш визиты белән Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов булды. Ул район башлыгы Разиф Кәримов белән бергә «Татэнерго» ААҖ филиалы - Зәй ГРЭСында булды.
Татарстанның алты районы, шул исәптән Зәй районы да «һәр баланың уңышы» проекты буенча инновацион белем бирү программаларын гамәлгә ашыру өчен билгеләнде. «Мәгариф» милли проектының «Һәр баланың уңышы» проекты буенча, Татарстанда «Кванториум» мобиль технопаркы булдырыла.

2
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ташламалы авыл ипотекасы программасын гамәлгә ашыруга өстәмә рәвештә 500 млн. сум акча бүлеп бирде. Программа «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасының төп инструментларыннан берсе булып тора. 2020 елда әлеге механизмны гамәлгә ашыру өчен 1 млрд. сум бүлеп бирелгән иде.

1
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов Комсомольская ур.,65, Төзүчеләр ур.,3, Ленин ур.,5, Нефтьчеләр пр., 28, Казан ур., 2, 4 а, Җиңү пр., 1/2, «Урман әкияте» балалар бакчасы, «ТатЭК» ЯАҖ, Симашев исемендәге спорт мәктәбе адреслары буенча урнашкан капиталь ремонт һәм төзелеш объектларын карап чыкты.
Зәй районында гриппка каршы прививка ясау кампаниясе башланды. Агымдагы эпидемия сезонының үзенчәлеге-грипп вирусларын һәм яңа коронавирус инфекциясен бер үк вакытта циркуляцияләү, бу халыкның сәламәтлеге өчен куркынычны арттыра.
Зәй районының белем бирү оешмалары "Роспотребнадзор" таләпләрен катгый үтәп,гадәти режимда эшли башлады.

1, 9, 10 сыйныф укучылары катнашында узган тантаналы линейкага район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов та килгән иде. Белем көненә багышланган чарада шулай ук мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы Комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Хөкүмәте кураторы Иван Николаевич Гущин, Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Елена Владимировна Недошивина, Зәй шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Антон Валерианович Петров һәм район башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Равил кызы Печина катнашты.

“Зәй” агрофирмасы” ҖЧҖ игенчеләре бөртекле культуралар җыюны беренчеләрдән булып төгәлләделәр.
18 сентябрьдә 16.00 сәгатьтә хакимият бинасында (69 кабинет, 3 кат) алимент мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International