Бүген район мәдәният йортында Зәй-2 микрорайонында яшәүчеләр җыелышы булды. Җыелышта район башлыгы Р.Г. Кәримов, Совет аппараты, Башкарма комитет җитәкчеләре һәм белгечләре, шәһәр һәм район хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. Район башлыгы Разиф Кәримов үз чыгышында җыелучыларга соңгы 5 елда башкарылган эшләр, шулай ук 2020 елда шәһәрнең социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга куелган бурычлары турында сөйләде. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе А. В. Петров халыкны беренче яртыеллыкта Зәй шәһәрен төзекләндерү һәм үстерү буенча эшләрнең барышы белән таныштырды, аерым алганда, Зәйнең 45 ишегалды кергән "Безнең ишегалды" республика программасын гамәлгә ашыру турында сөйләде, шуларның 39ында масштаблы эшләр баруын ассызыклады. Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге А. Н.Фәсхетдинов микрорайонның оператив хәле турында сөйләде, конкрет мисалларда гражданнарны мошенниклардан сакланырга, аеруча игътибарлы һәм уяу булырга чакырды. Шулай ук шәһәрдә санитар-эпидемиологик хәл һәм йогышлы авыруларны профилактикалау, халыкны вакцинацияләү мәсьәләләре дә каралды. Тормыш тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре халыкны борчыган сорауларга тулы җаваплар бирделәр. Бу-уку елы башлану, социаль ярдәм чаралары һәм пенсия белән тәэмин итү һәм башкалар. Җыелышка Р. Г. Кәримов йомгак ясады.