Кадерле укучылар һәм студентлар! Хөрмәтле педагог-лар һәм ата-аналар! Сезне чын күңелдән Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котлыйм! Шунысы куанычлы, коронавирус йогышы белән килеп туган хәл аркасында мәктәпләрдә озакка сузылган тәнәфестән соң 1 сентябрьдә барлык белем бирү учреждениеләре укучылар өчен үз ишекләрен ачачак, уку процессы яңадан торгызылачак. Көтеп алынган уку елы барлык укучылар өчен дә кызыклы тормыш этабы булсын һәм хәвеф-хәтәрсез үтсен! Тормышта уңышка ирешү өчен ныклы белем алу бик мөһим. Элекке сыналган традицияләргә тугры калып, Зәй мәктәпләре яңа тенденцияләрне уңышлы үзләштерә. Безнең район көчле педагогик состав —үз эшенең остасы булган, тирән тәҗрибәгә ия укытучылары белән горурлана. Сезнең хезмәтегез - тәрбияләнүчеләрнең уңышларында. Зәй укучылары исемнәре республика һәм Бөтенроссия олимпиадалары җиңүчеләре арасында иң яхшы иҗади һәм спорт мәйданчыкларында яңгырый. Балаларның зур җиңүләре артында үз тырышлыклары, көндәлек укытучылар хезмәте генә түгел, ә ата-аналар кайгыртуы да ята. Ярдәмегез һәм сабырлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә! Педагогларга - һөнәри үсеш, тырыш, талантлы укучылар, әти-әниләргә – сабырлык, балаларының аларны үз уңышлары һәм җиңүләре белән шатландырып торуларын, укучыларга максатка ирешүдә үҗәтлек, иҗади уңышлар, яңа ачышлар һәм җиңүләр телим. Барлык хыялларыгыз чынга ашсын, бәхет, нык сәламәтлек, үз-үзегезгә ышаныч һәм тормыш оптимизмы юлдаш булсын!