Зәй муниципаль районында 2020-2021 уку елында 19 маршрут буенча укучыларны мәктәпкә йөртү булачак. 31 августта Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов, мәгариф идарәсе башлыгы Л.Р. Печина, Зәй УДБ башлыгы А.В. Ганске, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Р.Г. Гарифуллин һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнашында мәктәп автобусларын кабул итү булды. Барлык мәктәп маршрутлары да эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча ЮХИДИ бүлеге белән килешенгән паспортларга ия. Бүгенге көнгә барлык автобуслар да ремонтланган һәм балаларны йөртүгә әзер. Шулай ук яңа уку елына районга 6 яңа мәктәп автобусы бүлеп бирелгән.