Зәйдә социаль әһәмияткә ия объектлар ачылды

2020 елның 30 августы, якшәмбе

Бүген зәйлеләр республика һәм шәһәр көнен яңа объектлар ачылу белән билгеләп үтәләр. Шәһәр ипподромында "СПАРТ" яшьләр сәламәт яшәү рәвеше клубы ачылды, анда җиңел атлетика, фитнес, велоспорт, картингны юнәлешләре бар. Шулай ук капиталь ремонттан соң ачылган Аксар мәдәният йортында, мәдәни-күңел ачу өчен бөтен шартлар тудырылды. Ачылу тантанасында район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы Комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Хөкүмәте кураторы Гущин Иван Николаевич, район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәнил улы Хафизов, район башлыгы урынбасары Валерий Григорьевич Акатьев һәм башка рәсми затлар катнашты. Район мәдәният хезмәткәрләре өчен бу көн икеләтә бәйрәм булды - 5 кеше хөкүмәт бүләкләренә лаек булды. Мәдәният үсешенә зур өлеш керткән һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен,  «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем, «Зәй балалар музыка мәктәбе» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең баян классы укытучысы Гудошникова Нина Васильевнага һәм «Энергетик " мәдәният сараеның үзешчән сәнгать коллективы җитәкчесе Миронова Светлана Леонидовнага бирелде. "Энергетик" мәдәният сарае үзешчән сәнгать коллективы җитәкчесе Петренко Марина Александровнага, Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы МБМУ методик - библиография бүлеге мөдире Руди Ольга Николаевнага, мәдәният үсешенә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен, «Энергетик» мәдәният сарае муниципаль бюджет учреждениесенең үзешчән сәнгать коллективы җитәкчесе Нестягина Лидия Ивановнага Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты тапшырылды. "Самур" подрядчы оешмасы директоры капиталь ремонт эшләрен башкарганда профессионализм, сыйфат һәм оперативлык күрсәткәне өчен, район Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International