Бүген район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев катнашында Сармаш-Баш авыл җирлегендә халык җыены узды. Үз чыгышында Валерий Григорьевич Акатьев авыл халкын районның 2020 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга куелган бурычлар белән таныштырды. Сармаш-Баш авыл җирлеге башлыгы Р.М. Фәсхетдинов 2020 елда башкарылган эшләр һәм 2021 елга бурычлар турында хисап тотты. Гражданнар җыенында шулай ук район хезмәтләре вәкилләре дә катнашты. 2020 елда авыл хуҗалыгы өлкәсен үстерү йомгаклары һәм 2021 елга бурычлар, авыл җирлегендәге оператив хәлләр, районда санитария-эпидемиология торышы һәм йогышлы авыруларны профилактикалау чаралары, торак пунктларда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары турында чыгышлар тыңланды. Җыенга район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев йомгак ясады. Шулай ук бүген район башлыгы урынбасары катнашында Поповка авыл җирлегендә халык җыены узды.