2020 елның 31 августында сайлаулар алдыннан хакимиятнең зур залында, комиссия рәисе урынбасары - Зәй шәһәре федераль иминлек хезмәте идарәсе башлыгы рәислегендә, авыл җирлекләре башлыклары, шәһәр һәм районның участок сайлау комиссияләре рәисләре катнашында, районның террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы узды. Анда 2020 елның 11-13 сентябрендә узачак сайлауларга әзерлек һәм аны уздыру чорында куркынычсызлыкны тәэмин итү, шәһәрдә һәм районда терроризм һәм экстремизмны профилактикалау өлкәсендә иҗтимагый-сәяси, социаль - икътисадый хәл мониторингы мәсьәләләре каралды. Утырыш ахырында барлык катнашучылар да сайлау участокларында террорчылыкка каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү инструкциясе белән таныштылар.