Татарстан Республикасы көненә һәм Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы

2020 елның 31 августы, дүшәмбе
30 августта «Энергия» стадионында Шәһәр көнен бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы көненә һәм Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале узды. Фестивальне ачу тантанасында Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов, Зәй шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе А. В. Петров, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары А.В. Чапков һәм физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы И.З. Ашрапов катнашты. ГТО фестивале COVID-19 белән бәйле рәвештә озак тәнәфестән соң, беренче спорт-массакүләм чара булды. Чара ачылышында бүләкләү тантанасы узды. Ачылу тантанасыннан соң фестивальдә катнашучылар ГТО сынауларын үтәргә керештеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International